Казан ярминкәсе
Оренбург тракты, 8
(843) 258-31-70
Казан ханлыгы һөнәрчеләр бистәсенең интерактив театраль мәйданы

Казан тарихы

X гасыр  башында, Идел буе сәүдә юлында Болгар дәүләте оеша. Сәүдә мөнәсәбәтләре һәм болгарларның 922 нче елда Ислам динен кабул итү, шәһәрләрнең тиз үсүләренә нык тәәсир итә. Шулай итеп, X-XI гасыр чикләрендә Казан шәһәренә нигез салына. Казан каласы беренче көннәрдән төньяк чикләрне сакта тота һәм күрше финн-угор халыклары белән алмаш сәүдәне башкара. Шуңа күрәКазан-су тамагы болгарлар өчен стратегик яктан бик әһәмиятлеурын була,шул сәбәптән XI-XII гасыралар чигендә агач ныгытмаларны ташка алыштыралар. Монголлар һөҗүме вакытында Казан тормышында яңа этап башлана.  1230-1240 нчы еллардаИдел тамагы һәм аръяк Чулман якларыннан качаклар килеп, шәһәртерриториясе, шактыйаз вакыт эчендә,берничә мәртәбә үсә. XIII гасырның икенче яртысында, Казан Болгарстанның иң мөһим шәһәрләренең берсе булып тора. Казан виллаяте

башкаласы,шәһри Казанның әмире “олуг солтан, солтаннарның атаклы ярдәмчесе, ихтирамлы әмир… җиңүче… нәсел һәм дин горурлыгы…Раббин Галәмин шәүләсе…” дигән исемнәргә лаек булган. Казан хәкимләре Рус князьларына һәм Болгар әмирләренә тиң булып Алтын Урда ханнарының вассаллары булганнар.

XIV гасырның икенче яртысында “Болгарыш чоры” (“Великая Замятня”)башлана. Шул чакта, 1376нче елда Дмитрий Донской, күзәтүсез калган Казан каласына һөҗүм итмәкче була, ләкин казан халкы “чакырмаган кунакларны” туп атып каршылый (артиллерия кулланалар), анысы җитмәсә, дөяләргә атланыпкаршы һөҗүм итәләр.

Шул ук чакта Болгар шәһәрне Аксак Тимер яулап җимергәннән соң, борынгы башкалыбызның сәүдә һәм сәяси үзәк буларак дәрәҗәсе төшә. 1431нче елда князь Федор Пестрый тар-мар китереп элеккеге Алтын Урданың мәркәзен гомумән хәрабәләргә әйләндерә.Болгар урынын Казан шәһәре ала,яңаакчаларга “Болгар әл-җәдит” (Яңа Болгар) дип сугыла.

1438 нче елдан шәһри Казан -мөстәкыйль Казан ханлыгының башкаласы. Яңа дәүләткәАлтын Урданың соңгы хәкимнәренең берсе Олы-Мөхәммәд хан нигез сала. Казан шәһәре үсә барып бистәләр барлыкка килә -Кол-Әхмәт бистәсе, Көраиш бистәсе һ.б. Шәһәребез бөтен дөньяга Кунаклар утравында уздырылаторган ярминкәсе белән яңгырый. Бу ярминкәгә Мәскәү белән татар ханлыкларыннан гына түгел, ә Төркия, Иран, Сәмәркәнд, Бохараи Шәриф һәм Каф таулары артыннан киләләр.

XVI гасырда Казан мәдәнияты чәчәк ату чорын кичерә: монда Мөхәммәд-Әмин, Хаҗитарханлы Шәрифи, Мөхәммәдъяр кебек шагыйрьләр иҗат итәләр. 1533 нче елда Сөембикә Җан-Али ханга кияүгә чыгып Казанга килен булып төшә, аның исеме тарихыбызга Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе булып керә. ОлыМөхәммәд хан заманыннан Казан шәһәре 11 тапкыр камап алына, һәм аны ике ай камаудан соң,  1552 елның2 октябрьндә рус гаскәрләре көчләп алалар. Исән калганнарны Кабан арты сазлыкларына куып чыгаралар, анда Татар бистәсе барлыкка килә.

Бибарс сарай риваятьләре
Отзывы
БУ ЯЛЛАРДА БИБАРС САРАЕНА БАРЫП КАЙТТЫК.БИК ОШАДЫ.УРЫНЫ ДА БИК МАТУР.БАЛАЛАР РЭХЭТЛЭНЕП УЙНАДЫЛАР. ОЕШТЫРУЧЫЛАРГА БИК ЗУР РЭХМЭТ)))
Айсина
Айсина Ахмадеева
Замечательнейшее место!)) Очень понравилось!)
Елена Скворцова
Елена Скворцова
Барлык фикерләр Фикереңне калдыр
Создание сайта - MarkWeber