Казан ярминкәсе
Оренбург тракты, 8
(843) 258-31-70
Казан ханлыгы һөнәрчеләр бистәсенең интерактив театраль мәйданы

Кешеләр һәм язмышлар

Хан — төрки һәм монгол халыклары хәкимнәренең титулы. Рус теленә  «царь» дип тәрҗемә ителә. Алтын Урда һәм Казан ханлыгында ханнар Чынгыз хан нәселеннән булганнар.

Мөхәммәдъяр — XVI гасыр уртасы шагыйре. Чыгышы белән руханилар нәселеннән, Сафа Гәрәй хан заманында яшәгән һәм иҗат иткән. Шул ук чакта ханнар төрбәсендә сакчы булып торган. Сафа Гәрәй хан үлгәннән соң, Мәскәүгә әсирлеккә эләгә. Мөхәдъярның үлеме хакында ике караш бар: беренчесе, илче булып барганда, Муром тирәсендә үтерелә,ягъни икенчесе, Казанны Явыз Иван IV көчләп алган чакта үтерелә.

Мөхәммәдъярның кулы астыннан Төхфәи Мәрдан (Ирләр Бүләге), һәм Нур и Содур (Йөрәк нуры) дигән поэмалар чыккан. Бу әсәрләр Шәрык әдәбиятының алтын фондына кергәннәр.  Поэмаларның төп идеаллары — гаделлек, тугрылык, юмартлык, гади халыкка гуманистик караш. Хезмәт кешесен урта гасыр җәмгыятенең нигез ташы буларак күрсәтеп, шагыйрьхәкимнәргә мөрәҗәгатъ итә, чөнки халыкның иминлеге алардан гына тора.

“Даныңыздин куркуып, и шаһ җиһан, Көчлек көчсезгә китермәс зийан. Бүре берлә куй бергә су эчәр,  Үрдәк берлә карчыга бергә очар.”

Сөембикә -  1533-1551елларда Казан ханлыгынң  ханбикәсе. Нугай бәге Йосыф (князь Юсуповлар нәселенең әүвәлгесе) кызы,  1533 нче елда Җан-Али ханга кияүгә чыккан, ул үлгәннән соң Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыга 1535 нче елда. Аларның Үтәмеш Гәрәй исемле угыллары туа. Ире үлеп киткәч, Сөембикә яшь Үтәмеш Гәрәй урынына хәким итеп тора (1549-1551елларда). 1551 нче елда хәкимлектән төшерелгән, Мәскәүгә алыпкителгән. Казанны алганда “зур полк” белән җитәкчелек иткән өчен Шаһ-Али ханга бүләк итеп бирелгән. Үтәмеш солтан Александр исеме белән чукындырлган, 17 яшендә үлеп киткәч Мәскәү кремленда Архангельск чиркәвендә, Рюриковичлар нәсел төрбәләрендә  җирләнә.

Сөембикә һәм аның язмышы халык хәтерендә саклана. Безнең замандаш рәссәмнәренең күпкенә әсәрләрендә газиз ханбикәнең сурәте чагыла. Әмма беренчеләрдән берсе булып XVIII-XIX йөзләрнең чигендә Сөембикәнең портретын ясаучыП. Дементьев булган.

Бибарс бик — XVI гасыр Казан ханлыгының иң затлы әмирләрнең берсе. Хаҗитарханлы Шәрифи Зәфәр Нәмә Виллаят и Казан китабында (Казан виллаятенең җиңүләр китабы)Бибарс турында болай дип  язып китә: “ ул шәһәр бәге, Болгар виллаятенең хәкиме, солтанар якыны, сәдәп куәте һәм хөрмәт энҗесе, солтан өлкәләре мөдире, хан хазинәсе сакчысы, әмирләр нәселеннән Байбарс бик — көче күбәя килсен -сабыр кыюлыгы тапкырлансын, батырлыкка чыккан чакта әйткәндер:

“Мин орыш җиреннән борылып китүче түгелдер

Тузанлы, канлы баш минем башымдыр,

Һәркем, сугышны башлап, үз каны белән уйный

Орыш көнне качкан, гаскәр каны белән уйный”.

Олуг-карачы Ширин– бөек карачы Ширин. “Карачы” вазифасы татар ханлыкларында, шәрык илләрендәге “вәзиргә” тиң булган. Карачылар ханның бөек советы  -“диванның” әгъзалары. Диван Алтын Урданың иң затлы дүрт нәселеннән тупланган -Ширин, Кыпчак,Аргын, Барын. “Олуг Карачы” — диванның рәисе, Ширин нәселенненән генә куелган.

Хуҗа Насретдин- мөселман Шарык халыкларына хас фольклор персонаж. Ул Казаннан Мисырга кадәр, Балкан тауларыннан Кытайга кадәр киң таралган герой. Үзе фәлсәфә иясе дә, шамакай да, акыл иясе дә, тинтәктә. Ул саранлык, икейөзлек, ришвәтчелектән, ялганчылактан һәм башка кеше холкына хас булган  кимчелекләрдән көлеп йөрүче адәм. Аның турында “Ләтаифә Хуҗа Насретдин әфәнде”(Әфәнде Хуҗа Насертдин турында мәзәкләр) дигән басма китап, беренчеләрдән булып  Казанда 1845 нче елда басылып чыкты.

Бибарс сарай риваятьләре
Отзывы
Была обычная суббота и заняться особо было нечем. Впереди маячили перспективы кинотеатра, дачи, или праздного бесцельного шатания по одному и торговых центров. Возможно, так бы суббота и прошла, если ...
Марат
Марат
Замечательнейшее место!)) Очень понравилось!)
Елена Скворцова
Елена Скворцова
Барлык фикерләр Фикереңне калдыр
Создание сайта - MarkWeber