Казан ярминкәсе
Оренбург тракты, 8
(843) 258-31-70
Казан ханлыгы һөнәрчеләр бистәсенең интерактив театраль мәйданы

Сабантуй – җир сөрүчеләр бәйрәме

Бик борынгы бәйрәм, язгы-җәйге басу эшләренә багышланган бәйрәм. Тарихи чыганакларда беренче тапкыр 1292нче елда искә алына.  Ләкинбу гадәтмәҗүсилекзаманыннан ук килгән.Бәйрәмнең нигезендә кояш белән күк алласы Тәңрегә табыну йоласы. Мәйданда халык җыелгач, яхшы уңышлар сорап Тәңрегәбагышлап корбан чалган.

922 елда Исламны кабул иткәннән соң, Сабантуй, мәҗүсиләрнең гыйбадәт кылу мәгьнәсен югалтып, сабан сөрүчеләр бәйрәменә әверелә. Сабантуй көнне авыл халкы арасында сөрәнчеләр бүләкләр җыйганнар, тәм-том, татлы ризык әзерләп, матур киемнәр киеп мәйданга төшкәннәр. Борынгыдан безнең бәйрәм европадагы “рыцарьлар турнирырына» охшаган иде: монда мәргәннәр ярышы(җәядән атыш), көрәш һәм башка ярышлар булган- Сабан бәйрәменең нигезендә көч сынау, намуслы ярыш рухы. Көч сынаудан башка, җитезлеккә, тизлеккә ярышлар була иде: йөгереш, чүлмәк вату, капчыкта сугышу, катыкта тиен акча табу, көянтәләр белән йөгерү, колгага менү һ.б. Бу уеннарның күбесе мәҗүсилек заманыннан калган уеннар.

Җәядән һәм арбалеттан төз ату бәйгесе (Мәргәннәр ярышы) — борынгы заманнан җәя белән ук һәр ирнең иң якын дуслары булган. Шуңа күрә ирләр “егетлеген” мәргәннәр ярышында күрсәткәннәр. Ярышны “пәрәвезгә” атып башлаганнар, чөнки үрмәкүч яман көчләрне сурәтләгән.

Бил-бау көрәше - батырлар ярышы.Җиңүчегә бүләк итеп сарык бирелгән. Сарык -“күк тәкә» борынгыдан килгән күз тиюдән һәм яман көчләрдән саклаучы дию.

Катыкта тиен эзләү — тирән мәгънәле кызык уен. Болгарларда һәм тирә як торган фин-угор халыклар риваятьләрендә дөнья,әүвәлге диңгез өстендә бер ялгыз үрдәк йөзеп йөргән чактан, башлана. Шушы үрдәк көннән бер көнне төпкә чумып топчыгында лай алып менгән, шул лайдан җир барлыкка килгән. Бу гади гына уен шушы риваятьне сурәтли.

Көянтә белән су ташу — күчмә халыкларда туйларны иң мул вакытта, җәйкөне, уздырганнар. Шуңа күрә инде җир сөрә башлагач борынгы гадәтне калдырмыйча бабаларыбыз, сабантуй уеннарында килен-кәләшләр сайлаганнар. Ә инде соңарак бу кызык уенда ирләр дә, балаларда катнаша башлаганнар.

Капчыклар белән сугышу — җитезлек һәм көчкә ярыш. Көнъяктан төнъякка таба шома бүрәнәкуела, шуның өстендә егетләр бер берсен сыныйлар.

Чүлмәк вату — бу гадәт белән мәҗүсилек заманында яман көчләрне куганнар. Чүлмәк ваткан җеннәр-пәриләрне куа һәм яманлыктан мәйданны чистарта.

Бибарс сарай риваятьләре
Отзывы
Чудейснешее место!)) Нам очень понравилось!)
Рушания Урмеева
Рушания Урмеева
БУ ЯЛЛАРДА БИБАРС САРАЕНА БАРЫП КАЙТТЫК.БИК ОШАДЫ.УРЫНЫ ДА БИК МАТУР.БАЛАЛАР РЭХЭТЛЭНЕП УЙНАДЫЛАР. ОЕШТЫРУЧЫЛАРГА БИК ЗУР РЭХМЭТ)))
Айсина
Айсина Ахмадеева
Барлык фикерләр Фикереңне калдыр
Создание сайта - MarkWeber