Казан ярминкәсе
Оренбург тракты, 8
(843) 258-31-70
Казан ханлыгы һөнәрчеләр бистәсенең интерактив театраль мәйданы

Казан ханлыгы һөнәрчелеге

Ташаяк ясау һөнәре

Борынгы көннәрдән ташаяк савыт-сабалар көнкүрешнең шактый зур өлешен алып тора. Татарларда ташаяк ясау һөнәре болгар бабаларыбыздан килә. X-XII гасырларда  буяу белән бизәлгән, глазурь белән капланган сәнгатьчә ташаяклар барлыкка килә: шул ук балчыктан ясалган маяны, буяу белән нәкышлаганнар, ә өстен утта эретелгән пыяла белән каплаганнар. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында кабатланмас үзәнчелектә ясалган ташаякларны бернәрсә белән дә бутап булмый. Ул замандагы ташаякларда гадәти үсемлекле орнаментта хайваннар һәм кошлар сүрәтләрен танып була. Борынгыдан килгән гадәтләр буенча ясалган һәм буялган ташаяклар, безнең замандаш остазлары кулларында туа.

Алтын остазлары һөнәре
Урта гасырларда алтын остазлары һөнәре халыкның мәдәният һәм сәнгать дәрәҗәсе турында, сәүдәгәр-сәяхәтчеләрдән күбрәк мәгълүмат биргән. Болгарларныңалтын һөнәренең иң борынгы үрнәкләре VII нче гасырга карый. Безнең остазлар каралау, җепкыр яки чилтәр бөгүһәм төсле таш корау техникаларын кулланып, чын сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр.Безнең күперткән җепкыр техникасы бөтендөнья буйлап алтын остазлары арасында киң таралып, татар остазларының дәрәҗәсен күрсәтә.

Таш һәм агач эшкәртүһөнәрләре

Таш һәм агачта нәкыш ую, монументаль биналар төзү, көнкүреш әйберләрен ясау — бар һөнәрләрне дә безнең остазлар сәнгатьдәрәҗәсенә күтәргәннәр. Гомумән болгар-татар һөнәрчелеге Ислам дине  йогынтысы астында үскән, әлбәттә монументаль архитектурабыз моңа күренекле мисал булып тора. Шәһри Болгар хәрабәләре, Россия күләмендә бердән бер сакланып калган Алтын Урда чоры ядкәре. Электән үсемлекле нәкыш һәм Коръән аятләре белән  мәчетләр, сарайлар хәттә гади халык йортлары  да бизәлгән булган. Шәһри Болгар чәчәк аткан чорында матурлыгы белән Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләренә охшаш булган.Болгардан Казан да калмаган, шәһәрне яулап алганнан соң Явыз Иван калага кергәне турында, “Сказание о царстве Казанском” авторы болай дип яза:

 

И когда Казань-город очистили

В нее сам самодержец наш въехал,

… Он приехал на площадь великую,

У царева двора с коня доброго

Соскочил, удивляясь бывшему…

О, как много людей в часы малые

Пали здесь, ради этого города!

Не напрасно казанцы противились

И сражались со славою до смерти,

Ибо царство сие стоит этого!

И вошел он во двор, в сени царские,

И вошел в златоверхие теремы,

И палаты, любуясь, осматривал

Хоть была красота их разрушена

От стрельбы непрестанной от пушечной!

 

Агачта нәкышь ую  һөнәрендә һәр остазның сере бар.Гадәти үсемлекле нәкыш, буыннан буынга килеп,йорттан йортка күчеп остазлар кулларында камилләшеп, яңа сулыш ала. Электән йортның байлыгы нәкыштан күренгән.

Талчыбык бөгү һөнәре иң киң таралган һөнәрләрнең берсе. Көнкүрештә талдан: кәрҗиннәр, көймәләр хәттә читәннәр дә ясалган. Гади булып күренсә дә, катлаулы эш. Чыбыкны сайлый, җыя белергә кирәк, аны тиешле итеп утта җылытырга кирәк, ә матур итеп бөгәр-бәйләр өчен хәйран осталык та кирәк.

Күн эшкәртү һөнәре

Күн эшкәртү һөнәре болгар бабаларыбызда бик бөек дәрәҗәдә булган. Болгар илендә эшкәртелгән күн — “болгари”  (димәк болгарлар ясаган) исеме белән бөтен дөньяга яңгыраган. Эшкәртелгән күннән  чүвәкләр, читекләр тегеп чит илләргәсатканнар, әле хәзерге заманда да сәхтъян читекләр иң затлы аяк киеме дип санала.

Туку һәм укалап чигү

Гадәттә татар хатыннары тукымаларны өйдә үзләре ясаганнар. Туку станогы башка халыкларыныкыннан аерылып торган-“татарский стан” дип аталган. Борынгыдан тегүчеләребез эшләрендә гадәт буенча төрки халыкларга гына хас асалау техникасын кулланганнар, соңрак Идел-Урал арасында киң таралган чүпләү техникасы керә. Татарлар тукыган, чиккән сөлгеләр, кәләпүшләр башкалардан бай бизәкләре белән аерылып торган.

Укалап чигү — алтын җепләр кулланып чигү, борынгыдан килгән һөнәр. Археологлар XIII-XIV гасырларга караган укалап чигү техникасында ясалган әйберләрнетапканнары бар. Хәзердә бик киң кулланыла, мәсәлән, “казан сөлгесе” ясаганда.

Тимерчеләр һөнәре

Беренче Төрки каганат заманында, бер тәккәбер күчмә хәким Алтайда яшәгән төрки бабаларыбызга “минем тимерчеләрем” дип дәшкән, ул заманнан “тимерчеләр” атлы гаскәрләре дөньяның иң куәтле мәликләре белән сугышып данлы җиңүләргә ирешкәннәр. Шәрыктан төрки халыклар Европага: булат, “дамаск” һәм гади корычларны, чуен, сабля, хәттә өзәңгеләрне дә алар алып килгән. Тимерчеләребез сәньгате шул кыюлык һәм намуслык дәвереннән килә.Гадәттә һөнәрчеләребез кою, чүкү һәм басма техникаларын кулланып, искиткеч матур әйберләр ясаганнар.Нәкышланган кылычлар кыннары, Коръән аятләре язылган кылыч үткеннәре музейларада һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Андый кылычларның берсе, Гыясаддин Мөхәммәд Узбәк хан(1313-1341) кылычы, Санкт-Петербург шәһәрендә Эрмитаж музеенда саклана.

һөнәрчелек
Отзывы
Получил огромное удовольствие от увиденного! Всем организаторам большое спасибо)))
Аскар
Я наконец-то сходила! Вот это класс! Я хочу там жить! Спасибо большое! Вы только не закрывайтесь! (эх жалко, про вашу акцию не знала. а сегодня уезжаю, а то бы еще раз бесплатно сходила бы((( ) Но я ...
Ханбика Мотыгуллина
Ханбика Мотыгуллина
Барлык фикерләр Фикереңне калдыр
Создание сайта - MarkWeber